Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка Тест: Экспедиция» III Бөтенроссия акциясе 12 июньдә Камчаткада старт алды. Мобиль лаборатория Чаллыга да килеп җитте. Автокала илнең 30 төбәгеннән акциядә катнашучы 120 шәһәрнең берсе булды.

Махсус җиһазландырылган автомобильләрен "Сәүдә кварталы" парковкасында урнаштырып, табиблар алты сәгать дәвамында ВИЧ-инфекциягә түләүсез аноним тест узарга теләгән барлык чалылыларны кабул итте. Әлеге процедурага барлыгы 180 кеше килде. Шунысы кызык, нәтиҗәләр инде биш минуттан әзер була. Барлык катнашучылар арасыннан бары берсенең генә тесты “уңай” дип күрсәтте. Аңа тиешле консультация бирелде һәм ул Яр Чаллының СПИД үзәгенә өстәмә тикшерү узарга җибәрелде.

Әлеге акциянең максаты – илебез халкын ВИЧ-инфекциягә тест узарга, үзләренең ВИЧ-статусын белергә чакыру һәм бу авыруны кисәтүнең гади кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлату. 

Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 11:37