Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бисеринки» халык бию ансамблендә шөгельләнүчеләр «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә (Краснодар крае) уза торган «Россиянең мәдәни сменасы» Бөтенроссия иҗади идеяләр фестивале ярышларында катнашты.

Әлеге конкурста чыгыш ясарга балалар иҗат коллективлары – төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңүчеләр һәм лауреатлар чакырылган иде.

Фестивальнең максаты - балалар сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру. Төп бурычлары - сәләтле балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итү, аларның мәдәни-иҗат эшчәнлеге өлкәсендәге тәҗрибәсен баету. Бисеринки» профильле сменаны ачу һәм ябу тантаналарын әзерләүдә һәм үткәрүдә, шулай ук гала - концертта актив катнашты.

"Смена»да алар, «Свердловск татарлары биюен» һәм «Чегән биюен» башкарып, Ливан һәм Төркия Республикалары делегацияләре белән тантаналы очрашуда катнаштылар.

"Хореография» номинациясендә ансамбль I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 19 сентябрь 2018, 16:40