Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Бирмәскә – алмаска!» Республика яшьләр коррупциягә каршы программасы кысаларында тормышка ашырыла торган, студентлар коррупциягә каршы комиссияләре конкурсы башланды.

Яр Чаллыда проектны гамәлгә ашыруда шәһәр студентлар советы катнаша, анда коррупциягә каршы комиссия эшли. Шәһәрнең барлык югары һәм урта махсус уку йортларында сентябрь ахырына кадәр коррупциянең зыяны турында лекцияләр узачак.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

I этап – «Читтән торып», 2018 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр;

II этап – «Турыдан-туры», 2018 елның 30 октябреннән 30 ноябренә кадәр;

III этап -  «Финал» өлеше, 2018 елның 30 ноябреннән 2 декабренә кадәр.

Тулырак мәгълүмат белән шәһәр студентлар советы төркемендә https://vk.com/gsschelny басылып чыккан конкурс нигезләмәләрендә һәм

 «Намуслы Татарстан» төркемендә https://vk.com/anticorr_rt танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 20 сентябрь 2018, 09:00