Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял көннәрен күчерү тәртибен ныгыта торган Россия Хөкүмәте Карары проектын әзерләде. Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россиянең өч яклы комиссиясе әлеге проектны хуплады.

Киләсе елда берничә бәйрәм ял көннәренә туры килү сәбәпле, әлеге көннәрне күчерү механизмы тәкъдим ителә. Ял көннәрен 5 һәм 6 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе), эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килүче, 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерергә. Шулай ук 23 февраль бәйрәме шимбәгә туры килү сәбәпле, аның ялын 10 май җомгасына күчерергә тәкъдим ителә.

Шулай итеп, 2019 елда түбәндәге ял көннәре планлаштырыла:

  2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр;

  23-24 февраль көннәрендә;

– 8-10 мартта;

– 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр;

– 12 июнь;

2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр.

Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 13:17