Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Чаллының 15 студентлар командалары «Игелекле шәһәр» квест-уенында көч сынашты.  Чараны «Шәмәхә НЕ ОН» балалар һәм яшьләр иҗади иҗтимагый оешмасы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә «Нур» яшьләр үзәге оештырды.

Чарада В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы командасы,  В. Д. Поташов исемендәге Техник көллият, медицина көллияте һәм шәһәребезнең  башка уку йортларында белем алучы студентлар командалары катнашты.  «Имин шәһәр» квест-уены барышында узган елдагыча заманча мессендерлар, аерым алганда – WhatsApp кулланылды.

Уенның максаты – экстремистик күренешләргә һәм террорчылыкка каршы булган яшьләрне җәлеп итү. Катнашучылар мессенджер ярдәмендә онлайн оештыручылар белән аралаштылар һәм аларның күрсәтмәләрен үтәделәр. Командаларга квест формасында берничә этап узарга тәкъдим ителде.

Уенда иң күп җыелган ачкычлар саны буенча «КИУның студентлар советы» командасы (В. Г.Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы) беренчелеккә чыкты. Икенче урынны Кама техник-икътисади көллияте, өченче урынны «НГТТИ студентлар советы» командалары яулады.

Пәнҗешәмбе, 20 сентябрь 2018, 11:25