Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыга Венаның техник университеты төркеме җитәкчесе белән берлектә студентлар делегациясе килде. Кунакларга Шәһәр тарихы, КАМАЗ төзелеше, сәнәгать, социаль өлкә, спорт һәм мәдәни объектлар турында презентация оештырды. Кунакларны шәһәр мэры исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләде. Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Гүзәл Гыйләҗева шәһәрнең икътисади потенциалы турында сөйләде.

Шәһәрнең баш архитекторы Вәсил Нәбиуллин шәһәр төзелеше өлкәсендә булачак белгечләргә, автокалада хәзерге вакытта гамәлгә ашырылучы җәмәгать киңлекләрен оештыру проектлары турында сөйләде. Студентларга Азатлык мәйданын реконструкцияләү һәм төзекләндерү эскизлары тәкъдим ителде.

Студентлар шәһәрнең транспорт чишелеше, аның социаль-икътисади проблемалары белән кызыксынды. Чаллы урам-юл челтәрен үстерү концепциясе белән Транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов таныштырды.

Фикер алышу барышында гомуми тенденцияләр һәм проблемалар билгеләп үтелде. Мәсәлән, транспорт агымын арттыру, машина кую урыннары аз булу, күп фатирлы йортка караганда шәхси йортка өстенлек бирүләр Австриядә дә актуаль.

Вена техник университеты студентларының Татарстанга беренче тапкыр килүләре. Чаллыга килер алдыннан алар Казанда булдылар, шулай ук Әлмәткә барырга планлаштыралар. 

Чаллыда кунаклар трамвайда йөрделәр, шәһәрнең иске өлешендә булдылар. Аларны шәһәрнең киңлек структурасы шаккаттырды. Шулай ук чит ил яшьләре Чаллының яшеллеккә күмелүен билгеләп үттеләр. Яшь шәһәр төзүчеләрдән җир асты юллары санын арттыру тәкъдиме яңгырады.

Очрашу ахырында алар рәхмәт йөзеннән Австрия архитектурасы турында китап һәм Венадан җитештерелгән тәм-томнар тапшырдылар. Җавап итеп Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова чит ил кунакларына истәлеккә Чаллы шәһәре фотоальбомын бүләк итте.

Пәнҗешәмбе, 20 сентябрь 2018, 17:16