Якшәмбе, 25 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узып баручы елның сигез аенда Яр Чаллыда хөкем ителү-ителмәү турында 6326 белешмә бирелгән. Шуларның 5800е - электрон рәвештә. Бу саннарны Идарәдә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе штабының мәгълүмати тәэмин итү бүлеге башлыгы Павел Патанин җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге документны алу өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланучы кешеләр саны елдан-ел арта бара. Хөкем ителү (ителмәү) турында белешмә бирү өчен гаризаны карау срогы – бер ай. 

Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләрнең иң күбе көз айларына туры килә. Шуңа күрә белешмәләр бирү урыннарында зур чиратлар хасил була. Моны электрон формада башкарган очракта булдырмый калырга мөмкин.  Электрон варианттагы документ кәгазь кебек үк юридик көчкә ия. Таләп итү урыны буенча электрон белешмәне флешкада яки  башка электрон вариантта тапшырырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш бирүче әлеге белешмәне бары тик кәгазь формада гына таләп итәргә тиеш түгел.

Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 10:14