Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда җинаятьчелек дәрәҗәсенең кимүе турында брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе штабын мәгълүмати тәэмин итү бүлеге башлыгы Павел Патанин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, быел полициягә гражданнардан 76 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 меңгә кимрәк.

«Шул ук вакытта әлеге саннар барлык гаризаларны – телдән, язмача һәм телефон аша мөрәжәгатьләрне исәпкә ала. Инструкция буенча, һәр мөрәҗәгать, җинаятьнең кайсы вакытта һәм урында кылынуына, шулай ук андагы мәгълүматларның тулылыгына карамастан, һәр мөрәҗәгать барлык территориаль полиция органнарында мәҗбүри кабул ителергә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, кеше полиция бүлегенә килгән икән, аның кая яшәве һәм теркәлүенә карамастан, гаризасын кабул итәргә тиешләр. Шулай да, мөрәҗәгать итүче террорчылык акты турында ялган хәбәр тарата икән, ул бу гамәле өчен ялган чакыру чыгымнарны түләтеп административ җаваплылыкка тартылачагы турында белергә тиеш», - дип ассызыклады Павел Патанин.

Җомга, 21 сентябрь 2018, 11:47