Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда урнашкан «Кояшкай» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Учреждение базасында кунаклар Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы кысаларында «Бергә булдырабыз» республика проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар. Чарада шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева катнашты.

Кунакларга тернәкләндерү үзәге буйлап экскурсия оештырдылар, алар физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне реабилитацияләүнең заманча ысуллары белән таныштылар. Мәсәлән, реабилитация үзәге инвалид балаларның психоэмоциональ халәтен контрольдә тоту мөмкинлеге бирүче, инновацион җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аппарат пациентның киеренкелек дәрәҗәсен күрсәтә.

Эрготерапия кабинетында төрле тренажерлар һәм уен биремнәре ярдәмендә кулларның хәрәкәт активлыгын торгызу буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук учреждениедә Монтессори, уен терапиясе, психолог, дефектолог системасы буенча дәресләр өчен кабинет җиһазландырылган. «Кояшкай» да үзенчәлекле балалар иҗади остаханәләрдә шөгыльләнәләр, агачтан кисеп төрле әйберләр ясыйлар, бәйләү, сәйләннән үрү күнекмәләрен үзләштерәләр.

Автокаланың «Кояшкай» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, 1,5 тән 18 яшькә кадәрле акыл һәм физик яктан тайпылышлары булган балалар һәм шундый балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль ярдәм күрсәтә. Бүген биредә 56 балигъ булмаган бала, шул исәптән күрше районнардан да, социаль реабилитация уза.

«Бергә булдырабыз» республика проекты Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән 2016 елдан гамәлгә керде һәм ул инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 15:17