Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге “Нур” яшьләр үзәге, “Яшьләр өчен мәгълүмат үзәге” яшьләр оешмасы белән берлектә ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар сериясен башлап җибәрде.

"Татарстан РеспубликасыЯр  Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге базасында шәһәр комсомол активы катнашында әңгәмә оештырылды. Элеккеге комсомоллар ВЛКСМның төзелү тарихы, ул чорның кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалары турында сөйләделәр.

Комсомоллар катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, хәзерге буынга җиткерергә теләгән фикерләре белән уртаклаштылар. Матбугат конференциясе кысаларында бик күп файдалы мәгълүмат алынды, ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган алдагы чаралар билгеләнде.

Комсомолның туган көне - 1918 елның 29 октябре.

Җомга, 21 сентябрь 2018, 16:30