Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада эшче яшьләр арасында Престиж кубогына интеллектуаль чемпионат уеннары сезоны ачылды. “Очрашулар бәйрәме” темасы буенча узган беренче интеллектуаль көрәштә шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләреннән торган 28 команда очрашты. Болар - «КАМАЗ» ГАҖ, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Чаллы ТЭЦ", шәһәрнең мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башкалар.

Интеллектуаль уеннар ай саен, сентябрь аеннан май аена кадәр узачак. Киләсе уен октябрь аена планлаштырылган. Чараның төп максаты – эшче яшьләрнең интеллектуаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

Җомга, 21 сентябрь 2018, 16:38