Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Осиповна Сосновская 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләре һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Надежда Осиповна Татарстан АССРның Савиново авылында туа. Урта мәктәпнең 7 нче сыйныфын, аннан соң Казанда педагогия техникумын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда учет эшләрен алып бара. Сугыштан соң Казанның 25 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1968 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы 28 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куя. 47 ел укытучылык стажына ия. Ике ул тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Надежда Осиповна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Шимбә, 22 сентябрь 2018, 08:29