Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда дүртенче тапкыр Татарстан Республикасының фин-угор халыклары иҗат фестивале узды. Анда Татарстаннан җыр һәм бию мәдәниятен, мордва, мари һәм удмурт халыкларының традицион йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итүче фольклор коллективлар җыелды. Җиңү паркында чаллылылар халык иҗат коллективлары чыгышларын карады, әлеге халыкларының гореф-гадәтләре белән танышты, уникаль рецептлар буенча әзерләнгән пилмән, пәрәпәч, коймаклардан авыз итә алды. Алдагы мәйданнарда һөнәрчеләр мастер-класслар үткәрде, фестивальдә этник колорит белән сувенир продукция сатылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль 2016 елдан «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кертелде. Чараны шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты оештырды.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 08:29