Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакимиятендә Башкарма комитетның мәгариф оешмалары һәм идарәләрен «УРАМFES» автокарнавалын оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләү тантанасы узды.

«Энергетик» мәдәният сарае һәм Чаллының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 1 дәрәҗә диплом һәм 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Автокаланың сәламәтлек саклау идарәсе һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәге 2 дәрәҗә диплом һәм 30 мең сум күләмендә премиягә ия булды. 3 дәрәҗә диплом һәм 25 мең сум күләмендә премиягә «Кызыл тау» мәдәният үзәге белән «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе лаек дип табылдылар.

Чараны оештыруда һәм КАМАЗ автомобильләрен бизәүдә актив катнашканнары  өчен: Чаллы Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе, мәдәният идарәсе, шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе, икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, финанс идарәсе, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе дипломнар белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасында катнашучыларның фотоларын монда карарга була.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 10:32