Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда "Эшче яшьләр лигасы" КВНы ярымфиналы узды. "КАМАЗ» мәдәният сарае "завод" юморын яратучыларның тулы залын җыйды. Ярымфиналда катнашучыларга ике конкурста үзләренең оригинальлеген һәм фантазиясен күрсәтергә тәкъдим иттеләр (сәламләү һәм разминка өлешендә). Барлык командалар да матур уен күрсәттеләр, залда күтәренке кәеф хөкем сөрде.

Жюри составында Яр Чаллы КВН Студентлар лигасына нигез салучы Вячеслав Макаров, Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы, шәһәр мэрының матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова, «Заман» яшьләр үзәге директоры Диана Мамакова, КВН традицияләрен саклаучы Александр Степанов, шәһәрнең студентлар һәм татар лигасына нигез салучы Айрат Таһиров, «Яр Чаллы шәһәренең Эшче яшьләр КВН лигасы» җитәкчесе Рамил Гыйльфанов бар иде.

Нәтиҗәләр буенча финалга беренче дүрт урынны алган дүрт команда узды: «Папаши», «RD Ремдизель», «Коктейль» һәм «Кечкенә булмаган заводлар» командалары.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 11:18