Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Ростов өлкәсеннән эшмәкәрләр килүе көтелә. Ростов делегациясе составына «КЗ «Ростсельмаш», «ЕВРАЗ» компаниясе, «Джиар» ҖЧҖ, «Донметалл-2000» ҖЧҖ, «Ростовкомпозит» ҖЧҖ һәм башка предприятие вәкилләре керә.

Безнең регионны һәм шәһәрне, аерым алганда, «КАМАЗ» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ЕлАЗ» һәм «Haier» тәкъдим итәчәк. Очрашу катнашучы предприятиеләр арасында коммерциячел мөнәсәбәтләр һәм кооперация элемтәләрен җайга салу, мәгълүмат кырын, эшчәнлек географиясен киңәйтү, шулай ук компанияләр потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен киңәйтү максатларында уздырыла. Бизнес-миссия программасы өч көнгә исәпләнгән.

2 октябрьдә 9:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында потенциаль партнерлар өчен «Яр Чаллы һәм РФнең башка субъектлары арасында кооперация элемтәләрен үстерү перспективалары» дигән "түгәрәк өстәл" оештырыла. Катнашу өчен гаризалар 28 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 57-24-38, 57-38-12, 56-74-19.

Сишәмбе, 25 сентябрь 2018, 08:54