Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Батарейка» фестивале «Заман» яшьләр үзәгендә гитара музыкасын яратучыларны җыйды. Катнашучылар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына 16 иҗади номер тәкъдим иттеләр. Үзләре иҗат иткәннән тыш, «БИ – 2», «Чиж и Ко», «ДДТ», IOWA репертуарыннан популяр җырлар да яңгырады.

«Батарейка» фестиваленең мәртәбәле кунаклары - «Рок Underground» мәктәбенә нигез салучы һәм аны җитәкләүче Ярослав Гользаузер, «Заман» яшьләр үзәгенең  «Хыял» студиясе җитәкчесе Рамил Шакиров, «Крылья» гитара мәктәбе җитәкчесе Диләрә Айдашева иде.

«Ялгыз башкаручы» номинациясендә Виталий Лисицын җиңүче дип табылды. «Дуэтлар һәм ансамбльләр» номинациясендә WERS Төркеме (Максим Цыбочкин, Иван Подъяблонский) җиңү яулады. «Автор башкаручы» номинациясендә беренче урынга Валерий Кунаков лаек булды, икенче урында – Ренат Миңдубаев. Җиңүчеләргә «КАМАЗ – МАСТЕР» командасы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 24 сентябрь 2018, 15:53