Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Любовь Васильевна Тонконогова һәм Надежда Александровна Асташина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җиткерде.

Любовь Васильевна Украина Республикасы Истрин районы Зеленково авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1953 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Кыргызстан Республикасына күчеп китә. Анда фабрикада эшли. 2000 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, 11 оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Любовь Тонконогова тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Надежда Александровна Татарстан Республикасының Кызыл Чаллы поселогында туган. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туку фабрикасында эшли. 1954 елда Ефим Григорьевич Асташинга кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы «Камснаб» кибетендә хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Надежда Асташина «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән,тыл хезмәтчәне.

Сишәмбе, 25 сентябрь 2018, 10:09