Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның 25 сентябрендә Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Яр Чаллыда пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча лекцияләр шәһәрнең 38 мәктәбендә һәм гимназияләрендә, шулай ук педагогика көллиятендә һәм Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә узды. Шәһәрнең Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре урта махсус уку йортлары студентларына һәм 9-11 сыйныф укучыларына пенсия хокукларының ничек формалашуы һәм ни белән бәйле булуы, СНИЛС яшел картасының ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Бердәм пенсия грамоталылыгы көне яшьләр арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирде, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм республикабызның барлык мәктәпләрендә үткәреләчәк. Пенсия фондының мондый акцияләре традициягә әйләнде. Алар Пенсия культурасын формалаштыруга, пенсия һәм социаль грамоталылыкны арттыруга, киләчәк пенсия формалаштыру кагыйдәләре турында база белемнәрен арттыруга юнәлтелгән.

Узган ел Пенсия фонды укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» интернет-ресурсын эшләтеп җибәрде. Сайт укучыларга Россия Пенсия системасының ничек оештырылуы һәм анда дөрес итеп пенсия формалаштыруны башлау турында мәгълүмат бирелгән.

Сишәмбе, 25 сентябрь 2018, 14:25