Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә матбугат конференциясе яңа форматта узды. Анда журналистлар гына түгел, җәмәгать активистлары, инстаграм-блогерлар һәм ТИҮ рәисләре дә катнашты. Фикер алышу темасы – Яр Чаллыда магистраль юлларны ремонтлау. Чара анонслары «ВКонтакте» шәһәр Администрациясе төркемендә,  "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар"  проекты һәм Чаллының иң эре пабликаларында барлыкка килде. Комментарийларда битараф булмаган Чаллы халкы үзләрен борчыган сорауларны калдыра алдылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чарадан беренче тапкыр турыдан-туры трансляция алып барылды.

Матбугат конференциясе башында шәһәр Башкарма комитетының транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы елда шәһәрдә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасын гамәлгә ашыруны дәвам итүен сөйләде. Быел юл эшләренең бөтен күләменә, республика бюджетын да кертеп, 2 млрд 300 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  Хәзерге вакытта барлык юл эшләренең башкарылган гомуми күләме 95% тәшкил итә. 

"Иң зур эшләр Җиңүнең 40 еллыгы урамында алып барыла. Бүгенге көндә төп эш Яшьлек проспектыннан Әпсәләмов урамына кадәр участокта башкарыла. Асфальтның өске катламын җәю өчен нигез әзерләнгән, бордюр ташын җәюнең соңгы этабы бара, аннан соң тротуарларның һәм соңгы тукталыш павильоннарының эшләре төгәлләнәчәк», – дип билгеләде Руслан Ибраһимов.

Юллар участокларында, шул исәптән Җиңүнең 40 еллыгына, Раскольников, Һади Такташ, Татарстан урамнарында яктырту эшләре дәвам итә. Параллель рәвештә яшелләндерү эшләре алып барыла, анда шәһәр администрациясе хезмәткәрләре дә өмәләр вакытында актив катнаша.

Матбугат конференциясендә чаллылыларны нык борчыган мәсьәләләр күтәрелде, мәсәлән, Татарстан урамы буенча бордюр ташын төзекләндерү. Шәһәрне юл инспекциясе һәм хәрәкәтне оештыру бүлегенең дәүләт инспекторы  Салават Хәйруллин хәбәр иткәнчә, авариялелек анализыннан чыгып, ел саен юл-транспорт һәлакәтләре җәяүлеләр гаебе белән килеп чыга, анда юл киртәләүләр белән бүленмәгән. Матбугат конференциясендә фикер алышкан бу һәм башка мәсьәләләр турында соңрак безнең сайтта укыгыз.

Сишәмбе, 25 сентябрь 2018, 16:29