Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 29 сентябрдә, узачак Хәтер көнендә Чаллы халкы зиратларны карап, туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, барлык проспектлар буенча автобуслар хәрәкәте оештырылачак. 

Автобуслар иртәнге 7дән 15 сәгатькә кадәр 10-20 минут интервал белән "Пединститут", "Орловское кольцо" һәм "Океан" тукталышларыннан кузгалачак.

Район администрацияләре һәм «Горкоммунхоз» оешмасы атна дәвамында зиратларны чистарту буенча әзерлек эшләре алып бара. Теләгән кешеләргә кирәкле эш кораллары, капчыклар һәм су биреләчәк.

Шимбә, 29 сентябрь 2018, 08:01