Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31нче мәктәптә «Деструктив яшьләр төркемнәренә һәм дини культларга каршы көрәш. Яшүсмерләрне һәм яшьләрне социаль-психологик яктан тәэмин итү» дигән темага семинар узды. Сессия эшендә мәгариф оешмаларының педагог-психологлары һәм шәһәрнең яшьләр белән эшләү белгечләре катнашты.

Ведомствоара профилактик сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты консультант-эксперты Евгений Антонов, шәһәр мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов, Казан шәһәренең «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге җитәкчесе Ренат Мозаффаров мөрәҗәгать итте. Чыгыш ясаучылар яшьләр арасында куркыныч тудыручы төркемнәрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклауда, индивидуаль эш һәм гаиләләр белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. 

Яшьләр һәм үсмерләр белән эшләүче белгечләргә андый төркемнәргә эләккән яшьләрне ачыклый белергә, алар арасында экстремистик юнәлештәге җинаятьләрнең артуын вакытында кисәтергә кирәклеге турында искәрттеләр.

Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 09:34