Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университеты, Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының чираттагы нәтиҗәләрен игълан итте. Август-сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Россиянең эре шәһәрләре мэрлары исемлегендә 12 урынны били. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Наил Мәһдиев 20 нче урында иде.

Тикшерү объектлары итеп Россиянең 88 шәһәренең мэрлары алынды. Алар арасына РФнең барлык субъект башкалалары җитәкчеләре, биш эре финанс-икътисад үзәге: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти вәкилләре өстәлә. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән, чөнки бу төбәкләрнең үз Административ үзәкләре юк.

“Илкүләм рейтинг” нәтиҗәләре читтән торып үткәрелгән анкета, шулай ук эксперт бергәлеге вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулары нигезендә алынган.

Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 09:49