Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда җылылык җибәрү башланды. Бүгенге көннән башлап ул шәһәрнең мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә, социаль-мәдәни объектларында бирелде. Торак йортларда җылылык белән тәэмин итүне тоташтыру гадәттәгечә этаплап узачак. Аны беренчеләрдән булып, үз йортларында җылылык ресурсы өчен түләү буенча бурычлары булмаган идарәче компанияләр куша алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, торак оешмаларының бу ресурс өчен гомуми бурычлар суммасы 114 млн сумны тәшкил итә.

«Чаллының социаль-мәдәни һәм көнкүреш билгеләнешендәге учреждениеләрендә җылылык иң беренчеләрдән булып кушылды. «Татэнерго» АҖ филиалы – «Чаллы җылылык челтәрләре», килгән барлык гаризалар нигезендә шәһәргә җылылык бирә башлады. Бүгенге көндә 110 балалар бакчасы, 62 мәктәп һәм 8 медицина учреждениесе җылылык белән тәэмин ителде», - дип белдерде «Татэнерго» АҖ филиалы - «Чаллы җылылык челтәрләре» директоры Айрат Зәйнуллин.

Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 14:15