Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары Краснодар краеның Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннарында уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Россиянең 30 төбәгеннән 900гә якын спортчы көч сынашты. Каратэ буенча ярышларда Татарстан Республикасы командасы составында «Кэмпо» балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбе һәм Чаллыдан «Заншин» традицион каратэ мәктәбе укучылары катнашты. 

Ярослав Малыгин «чикләнгән контакт» дисциплинасында узган ярышларда «алтын» һәм «ике төр ярыш» та бронза яулады. Глеб Юльметов «чикләнгән контакт» дисциплинасында икенче урын алды.

Команданы Виталий Скворцов әзерләде.

Чәршәмбе, 26 сентябрь 2018, 15:02