Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ВКонтакте челтәренең «Минем Чаллы» төркемендә «Аңлаучы укытучы» конкурсы буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Иң аңлаучы исеме өчен 60 педагог көрәшә. Тавыш бирү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау өчен төркемгә керергә кирәк.

Әлеге конкурс Шәһәр Советы депутатлары инициативасы белән үткәрелә. Ул укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларның хезмәт сыйфатын яхшыртуга этәргеч бирүгә юнәлтелгән. Узган ел тавыш бирүдә 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Наталья Павловна Дорофеева җиңү яулады. Лидерлар өчлегенә 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Энҗе Дамир кызы Сафина һәм 78 нче лицей укытучысы Фәридә Рәшит кызы Байбековалар керде.

Муниципаль этап алдыннан мәктәпләрдә укучылар һәм ата-аналар укытучылар кандидатуралары өчен тавыш бирделәр. Сораштыруда җиңгән кешеләр конкурсның онлайн-турына күчте.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 08:31