Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре «2017-2019 елларга Яр Чаллы шәһәрендә наркотикларга каршы профилактикалау чаралары» программасы кысаларында яшьләр сәясәте оешмалары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, яшьләр иҗтимагый һәм иреклеләр берләшмәләре, яшүсмер-яшьләр клублары арасында наркотикларга каршы профилактикалау чаралары буенча шәһәр конкурсының читтән торып үткәрелгән этабын уздырдылар.

Конкурс өч этапта уза. Читтән торып үткәрелгән этапта катнашучылар конкурс документациясен яклады, практик этапта наркотикларга каршы профилактик чара уздырачаклар. Өченче этап-конкурска йомгак ясау (профилактик чаралар һәм аларның нәтиҗәлелеге конкурсы кысаларында үткәрелгән нәтиҗәләрне анализлау). Яшьләрнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотиклар куллану проблемаларына җәлеп итү максатында 25 чара үткәрү планлаштырыла.

Быел конкурсның яңалыгы - «Без сәламәтлекне сайлыйбыз», «Реаль яшә», «Киләчәк безнең кулларда», «Тормыш ритмында», «Бәхет рецепты» номинацияләре барлыкка килү. Әлеге чараларның барысы да наркотикларга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалауга, альтернатив активлыкка, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында компетенцияләрне һәм шәхси ресурсларны үстерүгә юнәлдерелгән. 27 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр конкурс чараларын гамәлгә ашыру буенча бәйгенең гамәли этабы үткәреләчәк.

Конкурста катнашучылар һәм тәкъдим ителгән чаралар белән биредә таныша аласыз.

Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 09:30