Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

         Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм  ветераннары!

                                  Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Чаллы өчен машина төзелеше – шәһәр сәнәгатенең бер тармагы гына түгел, бу аның икътисадый иминлегенең нигезе, язмышы һәм тарихы. Җитештерелә торган продукциянең гомуми күләменнән 60 проценты аның өлешенә туры килә. Тулы ышаныч белән шуны әйтергә була: машина төзелеше комплексының уңышлы үсеше белән ярты миллионлы шәһәр һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге тыгыз бәйләнештә.

Автокала предприятиеләрендә җиңел һәм йөк автомобильләре, махсус һәм броньланган техника, көч агрегатлары һәм транспорт электр җиһазлары, нефть-газ һәм химия сәнәгате өчен җиһазлар җитештерелә. Бу Яр Чаллы белән горурлану, аны Татарстанда гына түгел, ә Россиядән читтә дә данга күмү дигән сүз.

Тармакның иң мөһим вәкиле - «КАМАЗ» заводы. Нәкъ менә автогигант тармакның күп кенә башка предприятиеләренә тормыш бирде, анда хәзер 45 меңнән артык шәһәрдәшебез эшли. Бу талантлы эшче һәм инженерлар, техниклар һәм слесарьлар – авыр хезмәттән һәм зур җаваплылыктан курыкмыйча машина төзелешендә эшләүчеләрнең һәммәсе. Үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәп, алар сыйфатлы җиһазлар, эчке һәм тышкы базарларда кирәкле автомобильләр җитештерә. Аларның хезмәте зур ихтирам һәм рәхмәткә лаек.

Бу бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим. Машина төзүчеләрнең иң яхшы традицияләре шәһәрнең алга таба үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге хакына, Чаллының киләчәк буыннарына сакчыл рәвештә тапшырылыр дип ышанам. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!

                                                                                                                                       Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                            Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 30 сентябрь 2018, 08:12