Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокаланың балалар сәнгать мәктәбе директорлары һәм мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “Сәнгать өлкәсендә өстәмә белем: теория һәм практика” дигән республика педагоглар конференциясендә катнашты. Конференциядә мәдәният һәм сәнгать, шулай ук республикада өстәмә белем бирү өлкәсендәге актуаль белем бирү проблемалары турында фикер алыштылар.

Чара балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларын 2018 елгы методик эшләрнең республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Чаллы өстәмә белем бирү педагогларына бүләкләр тапшырылды.

“3нче балалар музыка мәктәбе” укытучысы Марина Малюта “Иң яхшы методик эшкәртмә” номинациясендә Гран-при алды. “Иң яхшы методик эшләнмә” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына “4нче балалар музыка мәктәбе” укытучысы Алла Добрынина лаек булды. Шул ук мәктәп укытучысы Раилә Тулупова “Иң яхшы ачык дәрес” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады. “1нче балалар сәнгать мәктәбе” укытучысы Надежда Кириллова һәм “3нче балалар музыка мәктәбе” укытучысы Ирина Булатова II дәрәҗә лауреат булдылар.

"4нче балалар музыка мәктәбе" укытучысы Светлана Куликова конкурсның дипломанты дипломы белән бүләкләнде. Өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларының методик эшләре республика смотр-конкурсында катнашучы дипломнары Дмитрий Шамаев һәм Регина Галихановага тапшырдылды.

Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 13:42