Чаллыга эшлекле визит белән Иркутск өлкәсенең икътисадый үсеш министры Евгений Орачевский җитәкчелегендәге делегация килде.
Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева коллегаларына Яр Чаллыга инвестицияләр җәлеп итү юллары турында сөйләде. Ул Яр Чаллының зурлыгы буенча 500 меңнән артык кешесе булган Татарстан шәһәре булып торуын искәртеп үтте. Республика икътисадында шәһәрнең өлеше кайбер позицияләр буенча 10%тан артык. "КАМАЗ» ел саен 30 меңгә якын автомобиль җитештерә. Предприятиедә соңгы ун ел эчендә иң эре проект – каркас кабиналар заводы төзү гамәлгә ашырылган. Ул шулай ук сәнәгать парклары турында да искәртеп узды, безнең илдә генә түгел, Европада да иң эре предприятиеләрнең берсе булып торучы «Мастер» Кама индустриаль паркына тукталды. Хәзерге вакытта аның мәйданнарында 280 предприятие урнашкан, шул исәптән, 29 чит ил предприятиесе.
«Яр Чаллы» ТОСЭРы турында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алинә Ибатуллина сөйләде. Аның әйтүенчә, автокалада хәзерге вакытта 27 резидент эшчәнлек алып бара, өч меңгә якын эш урыны булдырылган, 14 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән.
Евгений Орачевский хәбәр иткәнчә, аларның Татарстанга визиты беренче генә түгел. Алар Татарстанның илнең иң алдынгы регионнарының берсе булуын беләләр. Иркутск өлкәсе шулай ук Россиянең иң актив үсеш алган ун районы арасына керә.
Очрашу барышында, Чаллы һәм Иркутск икътисадларына карата булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Мэриядә очрашудан соң кунаклар КИП «Мастер»га юл алдылар. Моннан тыш, Мәләкәс аръягында күптән түгел генә ачылган яңа мәктәпкә бару планлаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 сентябрь 2018, 10:28