Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе ике көнлек эш визиты белән Кытайга килде. Эш сәфәре барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак. Чарада Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.
Цзинаньда Татарстан Республикасы Президенты Шаньдун провинциясе җитәкчелеге белән очрашачак, «Татарстан-Шаньдун» бизнес-форумында чыгыш ясаячак һәм «Sinotruk» авыр һәм урта йөк машиналары җитештерү буенча эре компаниягә барачак.
Тяньцзиньдә Рөстәм Миңнехановка икътисадый һәм техник үсеш зонасының Тяньцзинь Көньяк портын тәкъдир итәчәкләр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Бинхай күргәзмә павильоны районын карарга планлаштыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 14:42