Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Комсомол районы учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат һәм рус шашкалары буенча ярышлар узды. Интеллектуаль уенда Автокаланың 19 учреждениесеннән командалар катнашты.

Шахмат буенча ярышлар нәтиҗәләре: 1 урын – «ЗМТ» ҖЧҖ филиалы; 2 урын –«Жилкомсервис»; 3 урын – «Чаллы электр челтәрләре».

Шашка буенча ярышлар нәтиҗәләре: 1 урында – 3 нче «Әллүки» балалар бакчасы; 2 урында – «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәге; 3 урында - «Жилкомсервис» компаниясе.

1-3 урыннарны алган командалар Комсомол районы администрациясе дипломнары белән бүләкләнделәр. Беренче һәм икенче урыннарны алган катнашучылар район данын шахмат һәм рус шашкалары буенча шәһәр ярышларында яклаячак.

Пәнҗешәмбе, 27 сентябрь 2018, 15:56