Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дүшәмбе көнне, 1 октябрьдә, 12.00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр, Чаллы трамвайларында өлкән буын декадасы кысаларында “Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе узачак. Акция яшьләрнең өлкән яшьтәге кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәрнең һәм “КАМАЗ”ның беренче төзүчеләренә игътибарын арттыруга юнәлдерелгән.

Клуб берләшмәләре активистлары һәм “Нур” яшьләр үзәге хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге гражданнарга Үзәк районы укучылары әзерләгән открыткалар тапшырачаклар. Моннан тыш, акциядә катнашучылар “Ветеранга, өлкән яшьтәге кешегә юл бир" дигән листовкалар таратачаклар. Чаллы яшьләре белән аралашып, өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы булу кирәклеге турында искә төшерәчәкләр.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 09:01