Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республиканың 46 ветеринария учреждениесе җитәкчесе арасында Чаллы шәһәренең Баш ветеринария табибы Илдар Ногманов «Дәүләт ветеринария учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе» дип танылды, ә Сәяф Йосыпов «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеменә лаек булды. Чаллылыларны бүләкләү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оешуга 25 ел тулуга һәм Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган чарада, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узды.

Сәяф Йосыпов Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Сәяф Йосыповны мәртәбәле исем бирелү белән котлады һәм аңа истәлекле билге тапшырды.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 14:57