Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Октябрь дәвамында Яр Чаллыда Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында берничә чара узачак.  1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр штаб тренировкасы булачак. Аның кысаларында һәлакәт сигналын шәһәр учреждениеләренә җиткерү, гражданнар оборонасы чараларын үтәүгә бурычлар кую, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча киңәшмә үткәреләчәк. Шәһәр оешмалары җитәкчеләре белән берлектә гражданнар оборонасы эшләренә әзерлек анализланачак. Шулай ук сирена эшчәнлеген тикшерәчәкләр. Чаллыда хәзерге вакытта тугыз сирена бар.

Тренировка үткәрү 2 октябрьдә булачак. Бу көнне штаттан тыш оешмаларда Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү буенча әзерлекләрен карау, объектларның әзерлеген тикшерү үткәреләчәк.

Айлык кысаларында мәктәпләрдә Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр, шәхси һәм коллектив саклану чараларын куллану буенча өйрәнүләр оештырылачак, Гражданнар оборонасы тематикасы буенча брошюралар таратылачак һәм тематик чаралар - гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халык белән инструктажлар һәм әңгәмәләр, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресләр һәм башкалар үткәреләчәк.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 08:46