Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«1 нче балалар сәнгать мәктәбе» укучылары «Күңел экологиясе–2018» XX Халыкара балалар иҗаты форумында катнаштылар. Яшь чаллылыларның рәсемнәре Лауреат һәм катнашучылар дипломнарына лаек булды. Анита Мөхәммәтҗанова һәм Юлия Петрова «Мохит экологиясе» (рәсем сәнгате) номинациясендә II дәрәҗә лауреат булдылар. Альбина Тлегенова шул ук номинациясендә III дәрәҗә лауреат дипломы алды. Яна Пипкина һәм Арина Маркелова «Күңел экологиясе –2018» Халыкара балалар иҗаты форумының йомгаклау күргәзмәсендә катнашучылар дипломына ия булдылар.

«Күңел экологиясе» балалар иҗаты форумы балалар һәм яшүсмерләр сәнгатен популярлаштыру, аларны Россия һәм дөнья сәнгать мәдәнияте традицияләрендә тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 12:48