Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда “Югарыга!" яшь лидерларның республика конкурсы старт ала. Катнашучыларны лидерның төп күнекмәләренә өйрәтәчәкләр: ораторлык осталыгына, проектлар алып бару, аларны тәкъдир итү сәнгатенә.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы министрлыкларында, ведомстволарында һәм компанияләрендә стажировка узачак һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңартылган составына керә алачаклар.

Катнашу өчен http://rezervrt.ru/vverx/ сылтамасы буенча керергә кирәк. Сайтта тәкъдим ителгән форма буенча резюме тутырырга, "Көтмә, югарыга мен!” темасына видеоролик төшерергә һәм аны үз исем-фамилияңне күрсәтеп #неждуидувверх хештегы астында YouTube каналына урнаштырырга кирәк.

Гаризалар бирү кампаниясе 2018 елның 3 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.


Сишәмбе, 23 октябрь 2018, 13:05