Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Васильевна Матвеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова җиткерде.

Анастасия Васильевна 1928 елның 29 сентябрендә Бурятиядә, күп балалы крестьян гаиләсендә туа.  Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый, алга таба укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында шәфкать туташы булып эшли. Сугыштан соңгы елларда һәм пенсиягә чыкканчы цемент-шифер заводында хезмәт куя. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта Анастасия Васильевнаның биш оныгы, сигез оныкчыгы бар.

Анастасия Матвеева – хезмәт ветераны, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 13:39