Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану буенча ведомствоара комиссия предприятиеләрдә хезмәт хакы түбән булу сәбәпләрен тикшерү эшен дәвам иттерә. Бүген комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда 22 предприятиедә хезмәт хакы түбән булу сәбәпләре каралды. Әлеге оешмалар җитәкчеләренә эшчеләрнең хезмәт хакын минималь куллану бюджеты күләменә кадәр күтәрергә тәкъдим ителде (2018 елның II кварталына ул 14 985 сум).

2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 10126 сум, ә 1 майдан аена 11 163 сум күләмендә билгеләнгән. Эшчеләргә минималь хезмәт хакы түләү буенча хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 13:54