Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

51 комплекстагы Боровецк зиратында җыештыру, территорияне рәткә китерү чаралары узды. Әлеге чараларда идарәче компанияләр, сәүдә предприятиеләре, Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре, 55 нче мәктәп укучылары, ТИҮ вәкилләре һәм Боровецк халкы катнашты. Территорияне көнкүреш чүп-чары һәм корыган агач-куаклардан арындырдылар.

Зиратны чистарту эшләрендә барлыгы 110 кеше катнашты. 9 куб.м. каты көнкүреш калдыклары һәм 22 куб. м. яфрак һәм корыган агач ботаклары җыелган.

29 сентябрдә узачак Хәтер көнендә Чаллы халкы зиратларны карап, туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, барлык проспектлар буенча автобуслар хәрәкәте оештырылачак. Автобуслар иртәнге 7дән 15 сәгатькә кадәр 10-20 минут интервал белән "Пединститут", "Орловское кольцо" һәм "Океан" тукталышларыннан кузгалачак.Район администрацияләре һәм «Горкоммунхоз» оешмасы атна дәвамында зиратларны чистарту буенча әзерлек эшләре алып бара. Теләгән кешеләргә кирәкле эш кораллары, капчыклар һәм су биреләчәк.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 14:42