Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча республикада юл һәлакәте нәтиҗәсендә 266 кеше һәлак булган. Мондый саннар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында яңгырады. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке Эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков катнашты.

Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре һәм юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын бетерү чаралары турында доклад белән Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов чыгыш ясады. Ул юл – транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре-җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (11,7%), җәяүлеләр юлында (10,6%), транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, каршы як полосага чыгу (5,3%), автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (4%), дип билгеләп үтте. Республика буенча җәяүлеләрне бәрдерү буенча да күрсәткечләр югары. Республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр юлы булган һәлакәтләре күпчелек җәяүлеләр гаебе белән килеп чыга.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Шамил Гаффаров шәһәр җитәкчелегенә Яр Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре булган участокларны бетерергә тәкъдим итте.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 16:11