Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «ТР Кама буе төбәгенең мәгариф оешмаларында экологик белем бирү һәм агарту мәсьәләләре» дигән Региональ конференция булып узды. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның конференцияләр залы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм мәктәп укытучыларын, иҗтимагый экологик хәрәкәт вәкилләрен, шулай ук калдыклар белән эш итү өлкәсендә шөгыльләнүче эре компанияләрнең җитәкчеләрен җыйды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автокалада каты көнкүреш калдыкларын селектив җыю проекты 2015 елдан актив рәвештә үсеш алды. Региональ конференциядә катнашучы ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының информацион системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, Чаллының экологик яшәү рәвеше идеяләрен популярлаштыруга керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Конференциядә катнашучыларга калдыклар белән эш итүнең чит илләр тәҗрибәсе турында кафедра мөдире, фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты Чаллы филиалының химия һәм экология кафедрасы доценты Геннадий Маврин сөйләде.

«ПромИндустрия» компаниясе җитәкчесе Николай Атласов калдыклар белән эш итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Конференция ахырында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләрен дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 16:32