Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең 39 нчы урта мәктәбендә җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм студентлар оешмалары арасында республика спартакиадасың шәһәр этабы узды. Чара дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, наркотиклар куллануны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатларында үткәрелә.

Анда 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашты, алар җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр, студентлар  берләшмәләре эшчәнлегендә үзләрен сынадылар. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча үткәрелде: физик әзерлек, 100 метр арага йөгерү, хәрби эстафета һәм аркан тарту.

Спартакиаданың  ябылу тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге оперуполномоченные Илгиз Богданов, уйланылмаган гамәлләрнең нәрсәгә китерүе турында сөйләде, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше белщн бщйле хокук бозулар өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралуы турында кисәтте. Балалар сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау, наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны кисәтү буенча мәгълүмат алдылар. Спартакиада җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 16:51