Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының ике белгече Татарстан дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсы призерлары булды. Финалга чыккан 30 кешедән җидесе чаллылы иде.

Бүләкләү тантанасы бүген Казанда республика киңәшмәсе кысаларында узды, анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы эшчәнлеге стратегиясен тәкъдим иттеләр. Чарада яшьләр оешмаларының барлык җитәкчеләре, шул исәптән Яр Чаллы Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов та катнашты.

«Муниципаль берәмлек Башкарма хакимияте органы яки Россия Федерациясе субъекты карамагындагы учреждение белгече» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Оксана Антохина, Яр Чаллы шәһәренең «Яшүсмер» яшьләр үсмерләр клубы үзәге педагог-оештыручысы, «Эверест» яшүсмерләр клубы, II урын – Яр Чаллы шәһәре «Укучы һәм студент яшьләрен эшкә урнаштыру үзәге»нең яшьләр белән эшләү буенча белгече Анна Прокопьева.

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яңа министрлыкның кадрлар мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте: «Без шөгыльләнә торган юнәлешләр күп, әмма кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, белгечләрне әзерләү мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия. Бер-беребезне аңлавыбыз һәм бер телдә сөйләшүебез мөһим. Без сезне ишетергә, үзара партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга телибез».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел һөнәри осталык республика конкурсы 12нче тапкыр оештырылды. Шул вакыт эчендә конкурс сынауларын 600дән артык белгеч узарга өлгерде. 2018 елда конкурс 4 номинация буенча үткәрелде, анда иң яхшыларны – яшьләр эшләре буенча органнар һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре һәм белгечләре арасыннан сайладылар. Жюри эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 17:10