Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Мәскәүдән Бигеш аэропортына очучы рейста 2018 ел башыннан бирле «Җиңү» локостерының биш миллионынчы пассажиры теркәлгән. Мәскәү югары уку йорты студенты Полина Казаева "юбилей" пассажиры булды. Ул 28 сентябрьдә Мәскәүнең Внуково аэропортыннан Бигеш аэропортына очты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Җиңү» очышлары тарихында беренче тапкыр ел азагына кадәр 5 млн пассажирга хезмәт күрсәткән. 2018 елда лоукостер 7 млн кешедән дә ким булмаган очыш ясауны планлаштыра, бу узган ел күрсәткеченнән 50% ка күбрәк.

«Җиңү» лоукостеры ярдәмендә «Бигеш» аэропортының пассажирлар агымында 588 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Җомга, 28 сентябрь 2018, 17:21