Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр укучылар Советы һәм Россия укучылар хәрәкәтенең Яр Чаллы штабы ел саен үткәрелә торган «Укытучыны котла» шәһәр акциясен башлап җибәрде. Теләге булган һәркем, открытканы тутырып, яраткан укытучысын котлый ала. Барлык открыткалар да укытучылар эшләгән мәктәпләргә тапшырылачак. 5 октябрь – Укытучылар көнендә мәктәп үзидарәләре активистлары адресатларга котлауларны үз куллары белән илтеп тапшырачак.

Шәһәр укучылар Советы депутатлары һәм Россия укучылар хәрәкәте активистлары Энтузиастлар бульварында эшләделәр.

1 октябрьдә волонтерларны ГЭС бистәсенең «Универсам» тукталышы каршындагы мәйданда күрергә мөмкин булачак.

2 октябрьдә укытучыларны котларга теләүчеләрне ЗЯБ бистәсендәге  «Кәгазьчеләр» тукталышында көтәләр.

3 октябрьдә чаллылылар Җиңү паркында котлау открыткаларын тутыра алачак.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 14:00