Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Яр Чаллыда эш визиты белән булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән ул «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында башкарыла торган Җиңүнең 40 еллыгы урамын реконструкцияләү барышын тикшерде.

Яңартылган территорияләрне карау Халыклар дуслыгы проспектыннан башланды һәм Яшьлек проспектында тәмамланды. Биредә подрядчылар нинди эшләр башкарылуы һәм тагын нилэр эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай итеп, ике йөзгә якын юл билгесе, дүрт чакрымга якын киртәләүләр урнаштырасы, светофор төеннәрен һәм трамвай кичүләрен ясап бетерәсе калды. Территорияләрне төзекләндерү дә төгәлләнеп килә. Халыклар дуслыгыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр участок төзекләндерелгән, Хәсән Туфаннан Вахитов проспектына кадәр территория дә төгәлләнеп беткән диярлек.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, контракт суммасы 850 млн сум тәшкил итә. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» җитди проект. Безне Татарстан Республикасы Президенты, хөкүмәт, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хуплады. Бу яңа федераль программа. Ул барлык шәһәрләр өчен дә түгел. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты безнең өчен бик мөһим. Ул киләсе елга да тормышка ашырылачак. Хәзер программаны формалаштырабыз. Барысы да әзер булгач, киләсе елга безнең финанс мөмкинлекләребездән чыгып, нинди эшләр планлаштырылуын һичшиксез, хәбәр итәчәкбез. Ел саен, 2015, 2016, 2017 елларда һәм быел да, шәһәр барлык муниципаль, республика, федераль программалар буенча юлларны төзекләндерүгә 2 млрд сумнан артык акча алды. Чаллы тарихында мондый акча беркайчан да булганы юк иде», - дип ассызыклады ул, шәһәр республика һәм федераль үзәк җитәкчелегенә юлларны төзекләндерү һәм ремонтлау кебек җитди мәсьәләдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле булуын искәртеп.

Ленар Сафин үз чиратында хәбәр иткәнчә, ул эш барышыннан канәгать: «Эшнең тулы куәтенә баруын күрәбез. Контроль срокларга сыешабыз. Бу Чаллы халкына Автомобильчеләр көненә яхшы бүләк булыр дип өметләнәм. Чаллылылар юлларның яңа мөмкинлекләрен бәяләр дип уйлыйм. Яңа тротуарлар, борылыш өчен яңа элмәкләр барлыкка килгән. Урам бөтенләй үзгәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы вакытта, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, Чаллыга зур игътибар бирелә. Киләсе елга планнар бик амбициоз. Без Тынычлык проспектын тәртипкә китерергә планлаштырабыз, чөнки шәһәр зур юбилеен бәйрәм итәчәк», – дип хәбәр итте министр.

Шимбә, 29 сентябрь 2018, 17:02