Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 1 октябрьдән шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов сөйләде. Чаралар планында агач-куаклар утырту һәм санитар кисү, газоннарны, юлларны чистарту һәм ремонтлау, барлык шәһәр һәм ишегалды фонтаннарын тәртипкә китерү, чәчәк түтәлләрен чистарту һәм казу, кара туфрак кайтару, ремонт һәм җир эшләреннән соң бозылган төзекләндерү эшләрен торгызу һәм башка күп кенә эшләр каралган.

Аның сүзләренә караганда, барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләренә территорияләрне кышка әзерләүгә игътибар бирергә, фонарьларга, скамьяларга, балалар мәйданчыкларына, урналарга һәм контейнерларга ревизия ясарга, яңгыр суларын кабул итүче коеларны чистартырга, бозлавыкка каршы материаллар әзерләргә кирәк.

Айлык кысаларында 20 октябрьдә шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе үткәрү планлаштырыла. Өмәгә әзерлек эшләрен бүгеннән үк башларга кирәк.

"Шәһәркүләм өмә көнендә чаллылылар үзләре яшәгән йорт яны территориясен җыештыруда һәм үзләре эшләгән оешма территориясендә тәртип урнаштыруда катнаша алсын өчен шартлар тудырырга кирәк", - дип билгеләп үтте идарә башлыгы.

Гомумшәһәр өмәсе көнендә каты көнкүреш калдыклары полигонына һәм үсемлек калдыклары карьерына чүп-чар барлык оешмалардан бушлай кабул ителәчәк. Район администрацияләре гаризалары буенча территорияләрне чистартуга җәлеп ителгән оешмалар өчен каты көнкүреш калдыклары полигонына кабул итү көзге ай дәвамында бушлай булачак.

«Балалар һәм акча күп булмый, диләр бит. Шуның кебек, агачлар һәм яшел үсентеләр дә күп була алмый. Аларны утыртырга, үстерергә, карап торырга гына кирәк һәм бер дигән булачак. КАМАЗ һәм шәһәрнең элеккеге беренче төзүчеләр буыны, асылда, буш кыр өстендә сәнәгать шәһәре һәм яшел оазис барлыкка килсен өчен барысын да эшләделәр. Ярты гасырга якын элек барлыкка килгән бу традицияне дәвам иттерергә кирәк. Бу сезнең белән бездән тора», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, сүзне йомгаклап.


Сишәмбе, 9 октябрь 2018, 08:59