Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан «Минем укытучым» дигән шәһәр акциясе үткәрелә. Аның кысаларында шәһәр, республика һәм Россия һөнәри осталык конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү буенча берничә чара уздырылачак.

Хәзерге вакытта автокаланың мәгариф тармагында 17 485 кеше эшли. Яр Чаллы республикада тәрбия эше, белем сыйфаты, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары өлеше һәм спорт-сәламәтләндерү эшләре буенча алдынгы урыннарда бара.

Быел югары сыйфатлы белем бирүләре өчен 26нчы гимназия директоры Андрей Сальников, 78нче лицей директоры Зоя Редько, 58нче мәктәп директоры Лиза Нәбиуллина шәһәр мэры Наил Мәһдиевның 1 млн сум күләмендәге грантына лаек булдылар. 29 нчы гимназия директоры Айзат Мәхмүтов, 104 нче балалар бакчасы мөдире Светлана Сорошкина, 15 нче балалар иҗат йорты директоры Светлана Грачева 500 мең сумлык грантка ия.

«Укытучыны котла» шәһәр акциясе быел 24 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр үткәреләчәк. 2 һәм 4 октябрьдә педагогик хезмәт ветераннары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре белән «Чын күңелдән» дип исемләнгән кичәләр оештырачаклар. 3 октябрьдә Орган залында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм концерты планлаштырыла. 6 октябрь көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында  «Укытучылар көне» республика бәйрәме узачак. Анда шәһәр данын 38 кешедән торган делегация яклаячак.

Дүшәмбе, 1 октябрь 2018, 09:27