Яр Чаллыда 1 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр ел саен үткәрелеп килүче «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе узачак. Акция өлкән буын декадасына багышланган һәм Чаллыда яшәүче өлкән буын вәкилләренә, шулай ук ярдәмгә һәм кайгыртуларга мохтаҗ кешеләргә (күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, ялгыз кешеләр һ.б.) адресланган.
Чаллылылар киемнәрне пакетларда, «Күңел җылысын бүләк ит» дигән тамга белән алып килә ала. Әйберләрне «Нур» яшьләр үзәге вахтасында калдырырга мөмкин. Аларны октябрь ахырында өләшә башлаячаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 октябрь 2018, 10:00